1 июнь 2016 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы турында кисәтә
Республика синоптиклары бүген Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булуы турында шторм кисәтү таратты. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә 2 июньнән 6 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы билгеләп үтелә. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Искитмәле! Тавык йомыркасы кадәр боз яуган
Бу атнада синоптиклар көчле яңгыр, давыл буласын кисәткән иде. 30 майда Башкорстанның берничә районында тавык йомыркасы кадәрле эре боз яуган. Берничә минут эчендә боз үсемлекләргә зур зыян салып өлгергән. Шулай ук чәчү мәйданнарына да зыян килгән дип фаразлыйлар, дип хәбәр итә ufatime.ru сайты. http://shahrikazan.com/
-
Синоптиклар җәй башы һава торышына фаразларын җиткерде
Россия Гидрометеорология үзәге җәй башының салкын булачагын хәбәр итте. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда кырау төшү ихтималы да югары, диелә. Үзәкнең директоры Роман Вильфанд хәбәр итүенчә ("Интерфакс"), июньнең беренче 5 көнендә һава температурасы нормага якын тора. Ә шуннан соң берникадәр салкынайта. Шулай итеп, июньнең икенче 5 көнлегендә температура...
-
"Оникс" директоры Риф Зыятдинов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды. Сез дә катнашыгыз
"Оникс" җәмгыяте директоры Риф Зыятдинов ике туганына һәм предприятиедә эшләүче ун хезмәткәргә "Заман сулышы" газетын яздырды. Ул һәр язылу кампаниясендә шулай актив катнаша. Рәхмәт аңа. "Заман сулышы"газетына почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аркылы, редакциягә килеп һәм дәүләт хезмәте аркылы язылырга була. Әлеге акция 18 июньгәчә дәвам итә. Сез дә кушылыгыз.
-
Лениногорскида ишегалды лагерьлары эшен башлый
6 июньнән ТОСлар карамагында булган ишегалды лагерьлары эшли башлый. Сменалар, жыелу урыннары түбәндә бирелгән. 1 смена: 06.06.2016-19.06.2016 ул.Широкая, 36а (ТОС №3) ул. Губкина,59 ( ТОС №5) пр. 50 лет Победы, 9-9а (ТОС №4) ул.Куйбышева, 44-46 (ТОС №10) 2 смена: 20.06.2016-3.07.2016 ул.Куйбышева, 37 (ТОС №2) ул. Ленинградская, 55 (ТОС №6) ул....
-
Ураза тоту кагыйдәләре һәм тәртибе
Тиздән Рамазан ае уразасы башлана. 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Мөселманнар уразаны 6 июньнән тота башлый. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар утырышы булып, әлеге мәсьәләләрдә...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз! Балаларга талпан кадалу очраклары арткан
Быел республикада 2067 кеше талпаннан зыян күргән. Шуларның 18 % ы балалар. Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр арткан. Моннан тыш Татарстанда талпан боррелиозы авыруыннан зыян күрүчеләр дә булган. Ә менә энцефалит белән авыручылар гел булмаган диярлек. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды
Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей республика акциясенә кушылып, тугыз басмага язылды. Дүрт газет: "Заман сулышы", "Лениногорские вести", «Республика Татарстан» һәм «Российская газета»сын үз адресына, өч газетны туганы - Мәсхүт Исмәгыйлевка, «Салават Купере» һәм «Сабантуй» журналларын шәһәр советы депутаты буларак, 11нче татар гимназиясенә бүләк буларак яздырды.
-
Яңа туган сабыйга Путин дип исем кушканнар
«Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы» халыкара форумы катнашучысы, «Аль-йоум ассаби» газетасында даими колонка алып баручы Моамен Мохтарның улы туган. Яңа туган сабыйга ул Путин исемен кушкан. "Россия- ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, бу исемне Моамен Мохтар Россияне яраткан өчен сайлаган. Төркем координаторы Вениамин Попов та Моаменны...
-
Тагы һәлакәт: 6 нчы сыйныфны тәмамлаган кыз баланың гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, кичен - 15650 сәгатьтә Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуган юлында булган. Арча районында Renault Duster машинасы юл читенә төшеп каплану аркасында кыз баланың - Арча бишенче гимназиясенең 6 сыйныфын тәмамлаган Айсылу Лотфуллинаның гомере өзелгән. Кыз әле 26 апрельдә генә туган көне уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул...
-
Рөстәм Миңнеханов үзенчәлекле итеп татарстанлыларны Балаларны яклау көне белән котлый [ВИДЕО]
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов в контактедагы битендә татарстанлыларны Балаларны яклау көне белән котлый. Ул социаль челтәргә котлау итеп, балалар катнашында төшерелгән видеоролик куйган. Әлеге видеода әти-әниләр һәм балалар татар һәм рус телләрендә Татарстанга хәерле иртә тели. Шунысын искәртеп китик, җәйнең беренче көнендә "Хәерле иртә, Татарстан!" акциясе башкалабызның берничә мәйданчыгында үткәрелә....
-
Лениногорск "Айсылу" балалар театры Балалар яклау көненә спектакль күрсәтте
Балаларны яклау көне уңаеннан "Айсылу"балалар театры Урман асты бистәсендә берничә спектакль күрсәтте.Бәйрәмгә балалар гына түгел,олы яшьтәге абый-апалар да килгән иделәр.Бер сәгатьтән артыграк барган тамашаны бик яратып карадылар.Артистлар да,тамашачылар да тәмле призлар белән сыйландылар.
-
Лениногорскида мәктәп яны лагерьлары эшли башлый
6 июньдә Лениногорскиның 31 мәктәп яны лагере эшен башлап җибәрәчәк ( 12 шәһәр ,19 авыл мәктәбендә). 1 смена 6 алып 30 июньга кадәр булачак. 2 смена 4 июльдән алып 29 кадәр. Әлеге лагерьларда 1434 балаял итәчәк.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Синең өчен, балам Синең өчен, балам, синең өчен Ак таңнарның телим атканын, Сандугачлы таңын, кояшлысын, Чишмәләрнең чылтырап акканын. Синең өчен, балам, синең өчен Тынычлыгын телим җиремнең, Кагылмасын, берүк, кагылмасын Шаукымнары кырыс җиленең. Синең өчен, балам, синең өчен Хәтфә таулар, яшен үзәннәр, Былбыл кош моңнары синең өчен Яшел келәм - яп-яшь...
-
Җәйнең беренче көне явымсыз булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Синоптиклар фаразлавынча, республикада бүген явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр җылыта. http://intertat.ru/